Список литературы - Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігі Список литературы Миржакып Дулатулы һәм татар дөньясы Р.Ф.Харрасова, Учебный сайт
Учебные материалы


Список литературы - Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігі



бет26/37Дата03.04.2016өлшемі7.3 Mb. 1 ... 22 23 24 25 26 27 28 29 ... 37

  • Миржакып Дулатулы һәм татар дөньясы Р.Ф.Харрасова
  • Қазақ тіліндегі мағыналық үйлесімділік пен тіркесімділік мәселесі Г.О. Сыздықова

:

repository -> repository2014
repository2014 -> Сақ Қайрат Өмірбайұлы
repository2014 -> Мірдің ОҒындай публицист алғашқы нөмірінен бастап соңғы санына шейін
repository2014 -> Н. У. Шаяхметов, тарих ғылымдарының докторы
repository2014 -> Мырзантай жақып баспасөз тарихын зерттеудiң Ғылыми-методологиялық негiздерi
repository2014 -> «ҚАзақ» газетіндегі қОҒамдық Әлеуметтік кейбір мәселелер «Айқап» пен «Қазақ» неге айтысқан?
repository2014 -> Бас редактор Қаржаубаев Е.Қ
repository2014 -> Н. О. Байғабылов Әлемдегі қазақ қауымдастығының даму көкжиектері
repository2014 -> Қазақ тіліндегі қос қызметті тұлғалардың тілдік табиғаты

Список литературы



  1. Гилазова Ч.М. Литературная наука и Габдрахман Сагди.- Казань: РИЦ, 2012.- 208 с.

  2. Сагди Г.Г. История литературы или история текстов? // Безнен юл.- 1923. - №12. – С.40-44

  3. Сагди Г.Г. История татарской литературы. – Казан: Татар.гос.изд-во, 1926. – 300 с.

  4. Сагди Г.Г. Методы литературы.- Оренбург: Вакыт, 1912. – 53 с.

Миржакып Дулатулы һәм татар дөньясы


Р.Ф.Харрасова,



к.ф.н., доцент

Россия, Казань
Бабаларыбыз белән иңгә-иң торып, төрки халыкларның, беренче чиратта үз казахының милли иреге, алгарышы өчен көрәшкән, зыялыларыбыз белән бергә уку йортларында белем алган, татарлардан һәм мәгарифтә, һәм иҗади юнәлештә остазлар сайлаган Миржакып Дулатулы калдырган рухи ядкарьләр татар-казах әдәби бәйләнешләрен өйрәнүдә мөһим бер чыганак булып тора. Аның төрле жанрларга караган әсәрләренә аваздаш әдәбиятны татар сүз сәнгате ядкарьләре арасыннан күпләп табып күрсәтергә мөмкин. Бу эшне алдагы буыннар башкарыр дип ышанасы килә.

Кызганыч ки, казахның Абай кебек данлыклы кайбер каләм ияләре татарлар арасында бик билгеле булса да, бүгенге яшь галимнәребез инде тугандаш кавемнәр тарихында шактый тирән эз калдырган башка шәхесләрне, шул исәптән Миржакып Дулатулы дәрәҗәсендәгеләрне дәбелми. Бу соңгы елларда гыйльми-әдәби бәйләнешләрйомшау белән генә түгел, элеке бәйләнешләрне өйрәнергә тиешле яисә шул эшкә алынган галимнәребезнең дә чит илләргә чыгу мөмкинлеге торган саен кысылу, моңа җитәкчелекнең игътибарсызлыгы, мөселман халыклары арасында бәйләнешләр көчсезлегенең кемнәргәдер файдалы булуы белән дә аңлатыла торгандыр. Астанада оештырылган гамәли-фәнни конференция алга таба әлеге юнәлештә алып барылачак эшләрнең гүзәл башлангычы булып китсә иде.

Моңа кадәр вакытлы матбугатта дөнья күргән язмаларда мин фәкыйрегез егерменче гасыр башы казах-татар мәдәни бәйләнешләрен яктыртуга берникадәр өлеш керткән идем һәм бигрәк тә Миржакып Дулатулы каләменнән төшкән кайбер әсәрләрнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан алынганлыгын, русчадан кайбер тәрҗемәләренең дә татар шагыйре әсәрләре арадашлыгында барганлыгын исбатлаганһәм ике иҗатчының фельетон лабораторияләрендә уртаклыкларны да күрсәткән идем.

Габдулла Тукайның Миржакып шагыйрь өчен чиксез зур талантына лаек остаз икәнлеге һич кенә дә шик тудырмый. Ул аны укый, аннан өйрәнә, тәрҗемә итә һәм аны төрки дөньяның бөек иҗатчысы сыйфатында таный. Әдәби күчемлелек каләм ияләре текст тукымасына керткән образлар системасында да, әсәрләренең идея эчтәлегендә дә, шагыйрьләрнең иҗат методында да, шул методларга хезмәт иткән әдәби алымнарда да, иҗатларының үсеш юнәлешендә дә ачык чагылып тора. Без инде бу юлы әлеге проблемага тукталып тормабыз, төп игътибарны Миржакып Дулатулының башка багланышларына юнәлтербез.

М.Дулатулының тормыш прозасын мулдан керткән тәүге әсәрләре, бигрәк тә иҗтимагый тормыш хәлләрен детальле тасвирлаган, үгет-нәсихәткә бай булган, язылу мотивлары ачык күренеп торган күләмле шигырьләре егерменче гасыр башы шагыйребез М.Гафурины шул типтагы иҗатына үтә дә якын тора. Алар икесе дә сюжетлы әсәрләр, лиро-эпик формалар белән мавыга, бигрәк тә тәрҗемә мәсәл осталары саналырга хаклы.

Шул ук вакытта Миржакып Дулатулының аерым әсәрләре, үткен тел, оста табылган һәм мәгънә тирәнлегенә ия парчалары, кыска шигырьләре егерменче гасыр башының гаять тә талантлы каләмдары Дәрдмәнд шигырьләре белән дә аваздаш. Әлегә без аларны да бер читкә куеп торырбыз.

Казах шагыйренең иҗатында мәгърифәт, белем, остазлык мотивлары тыгыз үрелеп килә, шул темаларга багышланган әсәрләре шигъриятенең зур өлешен алып тора. Төрки халыкларда Уртагасырлардан ук килгән матур бер традиция – остазларга әдәби хат язу гадәте бар. Үзебезчә әйткәндә, Миръякуп Дулатулының биштомлыгына кертелгән тәүге эпистоляр әсәре “Мүдәррис Зәйнулла әфәндиге жазган бир мәктүбим” дип атала. Әлбәттә, ул эчтәлеге белән мәдхия булып тора. Үз зыялыларыбыз еш кына тәнкыйть утына алган бер вакытта казах шагыйре Зәйнулла ишанны акыллы киңәшләре белән халыкны чирдән, яман гадәтләрдән арындыручы, Исламга хезмәт итүче сәхәби, халыкны, рухи караңгылык сарайларының ишеген ачып, яктылыкка чыгарырга алынган бер зат итеп таный. Ул аны әле мәҗүсилек карашларыннан бизеп бетмәгән казахка чын иман нуры иңдерүче итеп күрә:

Заманның баһадыры сиздер болып,

Орнына келгәй еди еткен хәйрият.

“Таңдагы тәңириден”– деп биздиң казак,

Жетти гой түбимизге сол гафиләт.

(Т.1– Б.60)

Шигырьнең соңгы строфасында хат авторын атап узган “Мир Ягкуб ибн Дулат” үзен татар ишанының хәерле эшләр юлындагы ярдәмчесе, көрәштәше сыйфатында аңлата, икесенең дә киләчәктә халыктан рәхмәтләр ишетәсенә өметләнә.

Егерменче гасыр башына ислам дине ныклы позиция тоткан татарда тәңречелек гадәтләренә каршы көрәш проблемасын чагылдыру шигърияттә юк дәрәҗәсендә, ә менә казахларда эш башкачарак тора. Зәйни ишанга хат адреслаган бер вакытта Миржакып Дулатулының шул теманы яктыртуда тирәнгә керүенең, әсәрләрендә релектив йола-гадәтләргә каршы чыгуының аралашкан, белем биргән мөдәррисе йогынтысында барганлыгышик уятмый.

“Жесир дагвалары хакында” әсәрендә Дулатулы казахлардагы гаилә трагедияләренең электән килгән әйттереп бала бирү, килен алу гадәтләренә барып тоташканлыгын сөйли; җиткән кызны сабыйга бирүнең, вакытлар узгач, карт хатынлы булып калган ирнең инде үсмер кызны кияүгә алып бәхетсез итүен күрсәтә; пәйгамбәрләр заманыннан килгән күпхатынлылык проблемасын, дини кануннарга нигезләнеп, гадел чишү юлларын чагылдыра. Шагыйрь гаилә, кабилә эчендә бөреләнгән каршылыкларның илкүләм иҗтимагый конфликтларга үсүен ачып бирә. Шунысы кызык: әлеге проблемаларның уңай чишелеше ул нәкъ менә кан-кардәш татарларда күзәтелә дип саный:

Татарлар дин карындас өзимизбен,

Аның исин көремиз көзимизбен.

Оларда биз сикилди дау-жанжал жок,

Фәтвәли болады сөзи бизден.
Ногай кыз айттыруга асыкпайды,

Жас балага күда боп мал шыкпайды.

Кәмелетке жеткенше оку окып,

Дәрежесе казактан аз шыкпайды.

(Т.1.– Б.67)

М.Дулатулы дини дә, дөньяви да белемнәрнең кирәклеген таный, үз халкына бу юлда ирек даулый, мәгариф һәм дин эшләрен гадел нигезләргә хөкүмәт үзе корырга, халыкка рухи ирек бирергә тиеш дип саный. Һөнәрле, гыйлемле милләтләрдән үрнәк алуны, барлык катламнарга ихлас хезмәт иткән һәм белемле руханилар кыйсмен булдыру турындагы карашларны алга сөргәндә Миржакып шагыйрь үзләре белән охшаш шартларга куелган, христиан динчеләренең кысрыклавына дучар ителгән кан-кардәшләре татарларны да күздә тоткан дип уйларга кирәк.

Инкыйлабкача хезмәтләрендә Миржакып Дулатулы һәр яңалыкны дин белән дөресләү, аның кысаларына кертеп утырту белән мавыга шикелле. Аның өчен һәрвакыт нәкъ менә Зәйнулла ишанның теге яки бу яңалыкларга мөнәсәбәтен белү мөһим. 1915 елда “Казак” газетасында басылып чыккан “Торгайдагы мүсылманша оку” язмасында ул Тургайда заманча белем бирерлек кешеләр әзерләү проблемасын күтәрә һәм зиһенле шәкертләрне Троицкиның, Уфаның, Оренбургның, Казанның махсус программаларга нигезләнеп белем биргән уку йортларында укытып кайтарырга тәкъдим итә, чөнки торгайлылар яңача укытуга сусаган дип саный.

М.Дулатулы һәркем үзенчә аңлаган ысул җәдид һәм ысул кадим төшенчәләренә бәйле проблеманы да, ике төрле укыту арасындагы талашларга мөнәсәбәтне дә нәкъ менә Зәйнулла ишан фикеренә таянып хәл итәргә чакыра, “Усул жәдидтиң дүрыстыгына Зейнолла хазиреттиң берген фәтуасы китапша басылып шыккан. Керек кылып сүратушы болса, “Казак” баскармасы җиберер”,– дип белдерә (Т.2.– Б.252-253).

Казахка үз халкына хезмәт иткәндәй эш күрсәткән ирләр арасында кырым татары И.Гаспринский һәм Акмулла да бар. М.Дулатулы язмаларында алар исеме шулай ук телгә алына, Акмулла хәтта казахның үз мәгърифәтчесе сыйфатында карала. “Исмагыйл Гаспринскийдың айткан сөзи” язмасында, реформаторчы кырымлының казахка күрсәтеп биргән алгарыш юллары чагылыш таба. Читтән килгәннәр тарафыннан җирләре киметелгән, малына йөрер далалар калмауга карамастан, Миржакып дошманлык хисләре күрсәтми, үзләренә калган җирләрдә булса да, урысча, сартча, ногайча, ягъни татарча иген иксен, утрак тормышны ныгытып, калалар салып, тарихи җирләрен бер-бер артлы югалта барган төрки халыклар, шул исәптән кырым татарлары язмышыннан гыйбрәт алып, һич югы калган территорияләрне үзенеке итеп ныгытсын, дигән карашны уздыра. Күрәбез ки, мәдәни-иҗтимагый планда күпмедер алгарак киткән татарлар һәм башка төркиләр тарихы – казах өчен һәрвакыт гыйбрәтләр мәйданы.

Миржакып Дулатулының үткен һәм күпкүргән һәм күпне язган каләме шулай ук иҗтимагый-сәяси вакыйга-хәлләргә тиз арада мөнәсәбәт белдереп барган Г.Ибраһимовларныкына тиң торыр. Әлбәттә, ул һәр мәсьәләгә казах халкы позициясеннән җавап бирергә омтылыр, әмма мисалга тагын да сәяси авыррак шартларга куелган, шуңа да карамастан һәрвакыт хәрәкәттә булган татар зыялыларының эш-гамәлләрен китерер.

Әгәр М.Дулатылының 1917 елга кадәр вактлы матбугат өчен язган мәкаләләрен карасак, аларда еш кына Рәсәйдә яшәгән төрки халыкларның иҗтимагый хәрәкәте яктыртылыр, һәм без казах язучысының илкүләм әһәмиятле вакыйгаларның үзәгендә торганлыгын – мөфти сайлауларда, Думага депутат җибәрүләрдә, ниндидер кануннар кабул ителешендә катнашканлыгын күрербез. Татарлар белән бергә Оренбургта белем алу, Уфада еш булу, матбагачыларыбыз-байларыбыз ачкан нәшриятләрдә китаплар чыгару аңа иң танылган шәхесләребез белән аралашу шартлары тудыра.

Миржакып Дулатулы язмаларыннантатар депутатлары, мөфтиләре, морзалары алып барган эшләрдән даими хәбәрдарлыгы күренә, ул аларга үз күзеннән аңлатма, бәя биреп бара, кылган уңай гамәлләренең төрки халыкларның барчасын да күздә тотып башкарылганлыгын әйтә. Казахлар өчен ногай-татарлар – мәгариф алгарышында әйдәман да, юлдаш та, ярдәмче дә, проблемаларны традицияләргә таянып чишү юлларын табучы да:

“Ногайлар 20 миллион мүсылманның атынан мектеп-медреселер хакында шаригатка сүйенип жауап берипти, биз де – мүсылман. Олардың жауавабы – биздиң жавабымыз, олардың тапканы, биздиң тапканымыз деп телектеш булып, жайлы жагымызга жантайып жата турамыз ба, иә болмаса өзимиздиң журттыгымыздыбилдирип, үнимизди шыгарып, ногайларга косылып истеримиз бар ма?” (Мектеп-медреселер мәселеси.– Т.2.– Б.151).

Миржакып Дулатулының аерым язмалары татарларның, мөмкинлек чыкканда, кан-кардәшләренә ярдәм итәргә тырышуларын чагылдыра. 1911 елгы “Государственная Дума һәм казах” мәкаләсендә язучы:

“Енди бүл уакытта Думада казактан депутат юк. Ногайларда бары он гына киси бар. Бүлар орны келгенде, еш вакыт казак үшин сөйлемей калгандары жок, бирак казактың түрмысын, әдәт-гурпын, мүктажын, нендек закон пайдалы һәм кажет екенин арасында болып, көздери күрмәгән соң, бүлардың да бизге пайда келтире алулары киыен”,– дип белдерә (Т.2.– Б.38).

Казахлар татарларга рухи терәк, сәяси партнер кебек кенә карамый. алар хәтта байларыбызның матди ярдәменә дә өметләнә. “Окушыларга жәрдем” язмасында мәктәп-мәдрәсәләр, школалар ачкан халыкларга сокланганнан соң, М.Дулатулы шундый юллар яза:

“Баска журттарды айтпай-ак, өзимизге жакын ногай агайындарымыздың байларына көз җиберелик. Орынбырдагы Ахмет, Махсут Хасеновтар, Кавказдагы Тагиев, Сейдоллаевтардың жүз мындарымын ногай халкының он мыңдаган жаңа өспирим жастары гүлденип шешек атып, гылым нүрына канып келеди. Орынбырдагы медресе Хусаиния, Уфадагы медресе “Галия”, Казандагы мәдрәсә Махмудия һәм сол секилди зор медреселердин бәри де ногай байларының акшасына салынган һәм бүл күнге шейин окушылардың тәрбиеси, окытушылардың жалованиесе солардан. Мүнан кейинги ногайдың екинши, үшинши дәрәжели байлары әркайсы өз жеринде оку жулына жомарттык кылып, мешит, мектеп, медреселерин тәрбиелеп түр” (Т.2.– Б.131-132).

Шул ук вакытта М.Дулатулы озак еллар дәвамында казах балаларын тәрбияләү эшенә зур өлеш керткән “Галия” кебек мәдрәсәләрнең үзләренең дә казахның матди ярдәменә мохтаҗлыгын, кан-кардәшләребезгә карата кылган уңай гамәлләре өчен әҗергә лаеклыгын, аларда белем алган егетләрнең уку йортларын күтәрешүгә бурычлы булуларын әйтә һәм болай дип яза:

“Казактан бир тиын көмек болмаса да, медресе “Галия” казак баласын кумас, бирак өзимиздиң елдигимизге таңба болар!” (Медресе Галия//Казак.– 1916.– №193)

Татар вакытлы матбугатын алдырган, казахлар арасында бигрәк тә “Вакыт”ны пропагандалаган М.Дулатулы матбагачыларыбызның уңышына сөенә, зыялыларыбызның төрле тип проблемаларны вакытында күреп ауларына, чишергә тырышуларына соклана, ногай белемдарлары бигрәк тә газета-журналлар эшен җәелдереп җибәрүдә тиз арада зур уңышларга иреште дип саный (Т.2.– Б.187).

“Казак жериндеги татарларга” (Т.2.–Б.313-314) язмасында М.Дулатулы татар-казах арасындагы каршылыкларда, мөнәсәбәтләрне катлауландырган законнар кабул ителешендә үз зыялыларының роль уйнамавын әһтә. Без әлеге язманың “Вакыт”та чыккан мәкаләгә кайтаваз икәнлеген күрәбез. Димәк, М.Дулатлуы да, башкалар да “Вакыт”ны даими күзәткән, мәдәни-иҗтимагый багланышларны яктырткан язмаларны күз уңыннан читтә калдырмаган.

Петербургтамы, башка бер җирдәмеуздырылган мөселман җыеннарына, башка төрле киңәшмәләргә даими җибәрелгән депутатларның барысы да, әйтик, Галихан Бөкейханов, Садуакас Шорманов, Сералы Лапин, Миржакып Дулатулы үзе һәм башкалар – татар-казах мәдәни багланышларының үзәгендә торучылар. Аларның тормышын мәдәни багланышлар яссылыгында өйрәнү эшен дә яңадан җанландырып җибәрергә кирәк. М.Дулатулының киңпланлы һәм фактларга бай публицистикасы бу юнәлештә эшләр алып бару өчен шулай ук бай чыганак булып тора. Мәсәлән, Чокан Вәлихановның тәрҗемәи хәлен чагылдырган бер язмасында М.Дулатулы данлыклы казах баласының Иркут, Тобол, Томск гимназияләрендә укуын, Казан университетында белем биргән һәм татар мәдәниятен яхшы белгән галимнәр белән аралашуын, аннан Петербургка күчкән ориенталистларыбыз белән аралашуын әйтә. “Шокан Шыңгысуглы Уәлихан” язмасыннан без шулай ук Чокан Вәлихановка кагылышлы материалларны барлап чыгарган галимнәр арасында татар кешесе барлыгын да күрәбез (Т.2– Б.203).

Ногай-татарларның мәгариф, матбугат, дин эшләре юлындагы хәрәкәтен уңай яктан телгә алганда, М.Дулатулы сүзләрендә һәрвакыт үз милләтенең иҗтимагый-мәдәни мәйдандагы барышы өчен борчылу ярылып ята. Ул аның алдынгы милләтләр дәрәҗәсенә күтәрелүен тели, бу эштә кан-кардәшләренең юл ачачагына өметләнә.

Дөрес, М.Дулатулы еш кына татарларның да иҗтимагый хәлләрдә бер агым булып хәрәкәт итмәвен күрә, ялгышлары өчен борчыла; мөфтилек сайлау булсынмы, газета-журналлар ачумы, гел узара низаглар чыгып торуга, шуның аркасында проблемаларның халык файдасына хәл ителмәвенә гаҗәпләнә. 1915 елны “Казак” газетасында чыккан “Мүфти сайлау” язмасында гыйбрәтле юллар бар:

“Мүфтилек мәселесин ногай колга алганда, биз ойладык: ногай халкы биздиң казактай емес, ерте көзи ашылган мәдени халык кой, әлеумет пикирин бир жерден шыгарып, саламкты һүкиметке артар деп. Бастапкы ойымыз дүрыс болса да, соңгымыз кате болып шыкты: мүфтилик мәселесинде ногай халкы “казакшылык” кылды. Алдымын руханилар мен зиялылар пикири екире айырылды. Бири – муфти руханидан болсын, екиншиси – зиялыдан болсын дести. Газеталары бирин-бири какты, минеди, сынады. Һәтта Казан молдалары рүксат алып ашкан мәжилисинен газета журналларын һәм зыялыларды куып шыгаргандай кылды” (Т.2.– Б.260).

Без бу язмадан төрки халыкларга менталь охшашлык хаслыгын күрәбез. Иң аянычлысы:чын мәгънәсендә халык мәнфәгатьләрен кайгырткан, әмма сәяси сукырлык күрсәткән татарларның үзара ызгышканыннан һәм онытылганыннан файдаланып, түбәнрәк саналган башка урыннарда утыруын да һичкем теләмәгән Сапа Баязитов Россия мөселманнарының рухани башлыгы итеп сайлана.Эш үткәч, үкенүдән файда юк, ди М.Дулатулы, һәм шулай булып чыга да, аны сайлатмау өчен соңыннан башкарылган гамәлләрнең дә файдасы тими.

Чыгышыбыз М.Дулатулының 1917 елгы инкыйлаб елларынача бастырган поэтик һәм публицистик әсәрләренә таянып язылды. Әлбәттә, казах зыялысы хезмәтләрендә ике халык арасындагы багланышлар тарихына кагылышлы мәгълүматны аннан соң да табарга мөмкин. Шунысы сөенечле: Миржакып Дулатулы мирасы казах-татар тарихы елъязмасының ак сәхифәләрдән генә торуын күрсәтә, ике милләт эчендәме, гомуми барыштамы килеп чыккан проблемаларның да сәбәп-шартларын дөрес аңлата, еракка киткән тамырларының үз илебез, көн итү ирегебез юклыкка барып тоташуын ача.


Қазақ тіліндегі мағыналық үйлесімділік пен



тіркесімділік мәселесі



Г.О. Сыздықова,



ф.ғ.д., доцент

Қазақстан, Астана
Тіл білімінің қазіргі даму кезеңінде тілдік құбылыстарды формадан мазмұнға қарай зерттеу бағытына баса назар аударылып, соның негізінде тіл бірліктері мен заңдылықтары жаңа ғылыми парадигмада жан-жақты қарастырылып жүргендігі белгілі. Бұл тіл ғылымында жаңа бағыттардың қалыптасуына, тіл деңгейлеріндегі құбылыстардың жаңаша қырларын анықтауға да белгілі бір дәрежеде әсер етпей қоймайды. Сондай өзекті мәселелердің бірі – валенттіліктің семантикалық теориясындағы сөз мағыналарының үйлесімділігі мен тәркесімділігі мәселесі.

Қазақ тіл білімінде сөз таптарының лексика-семантикалық, грамматикалық сипатына қатысты жалпы және жекелеген теориялық мәселелерімен қатар сөз таптары қатарындағы сөздердің мағыналық үйлесімділігі мен тіркесімділігі А.Байтұрсынов, Қ. Жұбанов, Н. Сауранбаев, Ы. Маманов, М. Оразов, А. Ысқақов, С. Исаев т.б. ғалымдардың еңбектерінде ғылыми тұрғыдан жан-жақты қарастырылып, соның негізінде валенттіліктің семантикалық теориясына қатысты маңызды теориялық тұжырымдар қалыптасты.

Қазақ тілінің дыбыс, сөз және сөйлем жүйесін ғылыми негізде қарастырып, тілдің жалпы жүйесінің теориялық негізін салушы А. Байтұрсынұлы сөз мағыналарының үйлесімділігі туралы: «Қандай құрал болса да, оның жұмсаушысы екі түрлі болмақ. Біреуі – құралдың ішкі-тысқы бөлшектерінің бәрін біліп,

олар қалай бір-біріне үйлесіп, үйлескенінен

шығатын тетіктер бір-біріне қалай жалғасып, қалай қызмет ететіндігін біліп отырып жұмсаушы. Екіншісі – олардың бәрін білмей-ақ құралдың жұмсауға керегі бар тысқы бөлшектері мен тетіктерін көріп, жұмсау әдісін үйреніп алып жұмсаушы. Ішкі бөлшектері мен тетіктерін бұл таныс құралды жұмсап жүріп, онымен көп істес болып барып,тәжірибе арқылы таниды»[1, 186] деп жазады. Мұндағы құрал – тіл, жұмсаушы – адам, ішкі-тысқы бөлшектер – тіл бірліктерінің ішкі мағынасы мен сыртқы формасы, бөлшектердің үйлесуінен шыққан тетіктер – сөз тіркесі мен сөйлем. Ғалымның пайымдауынша, тілдің «тысқы бөлщектері мен тетіктеріне»қарағанда, «ішкі бөлшектері мен тетіктері», яғни сөздің сыртқы грамматикалық формасына қарағанда ішкі мағынасы сол сөздің тілдің белгілі бір деңгейінде басқа сөздермен тіркесімділік байланысын анықтау үшін аса қажет. Ал тіл бірліктерінің бір-бірімен байланысуы олардың мағыналық үйлесімділігіне негізделеді. Сөз басқа сөздермен мағыналық үйлесімділік болған жағдайда ғана байланысады.

Сөз мағыналарының үйлесімділігі туралы ғалым Қ. Жұбановтың зерттеулерінде де маңызды тұжырымдар жасалады. «Сөздер жеке-жеке жүреді, бірақ олар жекелік үшін жасалған емес, басқаға жанасым тауып,

үйлесерлік

болып жасалған. Өз басы атау болуға жаралған сөзді бүтін дейміз. Бүтін, әрине, бөлшек емес. Сөйте тұра олар құрамды бөлшек болып барып материал болып, тұтас ой туғызатындықтан, жеке сөздерді

үйлесім табушылар тобының бір бөлшегі

дейміз. Бұл айтылған бүтіндік пен бөлшектілік бірінсіз-бірі өмір сүре алмайды(семасиология мен лексика бір зат, бірақ ілім ол екеуін бір-бірінен айырып қарайды: лексика – сөздің денесі болса, семасиология – мағынасы)» [2, 99] деген тұжырымды негізге алсақ, сөз мағынасы оның атауыштық қызметімен толық сипатталмайды, бұл жағдайда, яғни сөздің «тұтас ой туғызуы» оның басқа сөздермен үйлесімділігі негізінде жүзеге асады. Сөз атау қызметінде бүтін ретінде танылса, үйлесімділік қызметте бөлшек болып табылады. Сөздердің бөлшектік қызметі олардың екінші сөзбен тіркесімінде анықталады. Ғалымның «жеке сөздерді үйлесім табушылар тобының бөлшегі» деп атауы олардың тіркесімділік қабілетіне қатысты болып келеді. Ал сөздердің мағыналық жағынан үйлесімділік сипатқа ие болуы олардың валенттілік байланысына негіз болады.

Қазақ тіліндегі сөздердің мағыналық үйлесімділігі мен тіркесімділігінің арақатынасы ғалым Ы.Мамановтың тұжырымдарында да дәйектеледі. Зерттеуші сөздердің бір-бірімен тіркесуінің «бірінші шарты – сөздер тіркесуі үшін олардың арасында

мағыналық (ұғымдық) үйлесім

болу керек. Мысалы, жақсы стол, биік стол, үлкен стол деп айтуға болады. ...екінші шарты – тіркес құрайтын сөздер арасында мағыналық үйлесім болумен бірге, олар грамматикалық формада қолданылып, жалғаулар арқылы тіркеседі» [3, 422] деп, сөз мағыналарының үйлесімділігін сөз тіркесімділігінің ең басты шарттарының бірі ретінде атап көрсетеді.

Сөздердің мағыналық үйлесімділігінің сөз тіркесіміндегі маңызын түсіндіруде ғалым С.Исаевтың тұжырымдарының да маңызы зор. Ғалым: «Сөздердің тіркесуі тіркеске енетін сөздердің семантикасы мен олардың қолданылу, қалыптасу дәстүріне байланысты. Өзара мағыналық байланыста айтыла алатын сөздер ғана синтаксистік байланыста, белгілі сөз тіркесінің құрамында айтыла алады» [4, 77] деп, сөздердің арасындағы мағыналық байланысты, яғни мағына үйлесімділігін синтаксистік сөз тіркестерінен жоғары қояды. Соның негізінде сөздердің синтаксистік тіркесімділігі мен лексикалық тіркесімділігінің аражігін нақтылап, сөздердің мағыналық үйлесімділігінің синтаксистік тіркесімділікке қарағанда лексикалық тіркесімділік үшін шартты екендігін атап көрсетеді. Бұл орайда ғалым К. Ахановтың «...сөздердің бір-бірімен грамматикалық тұрғыдан тіркесу қабілеті мол болғанымен, олар лексикалық тұрғыдан тіркесу мүмкіндігі болған жағдайда ғана бір-бірімен тіркесіп, сөз тіркесін жасай алады» [5, 388] деген пікірі де осы тұжырыммен сабақтасып, лексикалық тіркесімділік үшін мағыналық үйлесімділіктің шарттылығы нақтылана түседі.

Сөздердің лексикалық мағыналары бір-бірімен мағыналық жағынан үйлесу үшін шындық болмыстағы тоқтаусыз жүріп жатқан үздіксіз процестер де динамикалық сипаттағы үйлесімділікке сай жүруі қажет болады [6,105]. Заттар мен құбылыстардың, қимыл-қозғалыстардың өзара ықпалдасуы негізінде туған әртүрлі қатынастар адам санасында үйлесімділікке негізделген жүйелі процестер арқылы орнығады. Зерттеуші Ғ.Хасанов шұбатылған сөзінің басқа лексемалармен лексикалық тіркесімділігін (мысалы, шұбатылған ащы шектей, шұбатылған түтін, шұбатылған көш, шұбатылған адамдар т.б.) талдай келіп, «сөз мағыналарының үйлесуі негізінде заттық және ұғымдық деп аталатын мағынаның құрамдас бөліктерінің басты болатындығын» [6, 105] анықтайды. Лексикалық мағынаның құрамдас бөліктерінің арасындағы байланыс арқылы сөздер мағыналық жағынан үйлесімділік сипатқа ие болады. Шындық өмірдегі зат, құбылыс, қимыл-әрекетке тән басты белгілер адам санасында ұғым арқылы жинақталып, қорытылады. Заттың, құбылыстың негізгі, жалпы белгілері ұғым болып, тек сөз арқылы қалыптаса алады. Ұғым тілдегі сөздердің негізінде туады, сол арқылы жарыққа шығады.

Тіл білімінің семасиологиялық бағыттарындағы зерттеулерде «үйлесімділік» сөздердің мағыналық құрамындағы компоненттерінің семантикалық жағынан үйлесуі ретінде қарастырылады. Мағыналарының арасында өзара үйлесімділік болған жағдайда ғана, сөздер тіркесімділік қатарда байланысады.

Жалпы сөз мағыналарының үйлесімділігі мен олардың тіркесімділігі арасындағы қарым-қатынас тіркесімділіктің тілдік болмысын кеңінен анықтауға мүмкіндік береді. Контексте басқа бір сөзбен тіркесімге түсуі сөзді семантикалық сипаты тұрғысынан айқындайды. Сөздер, лексикалық бірлік ретінде, тіркесімділік сипатына қарай жекелеген мағыналарының ұқсастығы негізінде топтастырылса, ұғымдық мағынасының ортақтығына қарай контексте негізгі мағынадан басқа сипатта да қолданылуы ықтимал.

Сөздердің тіркесімділігіне тілдің ішкі факторларымен қатар сыртқы факторлар да әсер етеді. Мәселен, сөз мағынасының өзгеруі, дамуы, жаңа қолданыстық сипатқа ие болуы оның тіркесімділік аясын кеңейтеді. Ал белгілі бір сөздің мұндай өзгерісі тілден тысқары себептерге байланысты болатындығы белгілі.

Тіркесімділік – аса кең ұғым. Сөздердің тіркесімділігі лексикалық, семантикалық және грамматикалық факторлар арқылы анықталып, соның негізінде бірнеше түрлерге бөлінеді. Атап айтсақ, семантикалық тіркесімділік, лексикалық тіркесімділік және морфосинтаксистік тіркесімділік. Морфосинтаксистік тіркесімділік сөздің қай сөз табынан болуына және оның грамматикалық формаларына байланысты болса, семантикалық тіркесімділік өзара байланысатын сөздер мағынасында ортақ семаның (синтагмема) болуымен, ал лексикалық тіркесімділік лексемалар арасында пайда болады.

Белгілі бір құбылыс, әрекет өздігінен пайда болмайды, олардың пайда болуы мен қалыптасуының, дамуының өзіндік себебі, дәлелі болады. Ғылымда мұндай құбылыс уәждеме (мотивация) ұғымымен түсіндіріледі. Сөздердің бір-бірімен тіркесім құрап, өзара мағыналық байланысқа түсуінің өзіндік уәждемесінің болуы немесе болмауы олардың мағыналық жағынан үйлесуі немесе үйлеспеуімен байланысты. Сөз мағыналарының үйлесімділігі олардың тіркесімділік құрамдағы мағынасына да әсер етеді. Мысалы: суық, ызғарлы, қаһарлы,боранды сын есімдері тура мағынасында жыл мезгілдері атауларының ішінде тек қыс сөзімен ғана мағыналық жағынан байланысып, тіркесім құрайды. Тіркесімділік құрамындағы сөздердің семантикалық құрылымындағы ортақ семалар олардың өзара байланысып, тіркесім жасауына негіз болып тұр.

Белгілі бір сөздің сөз табы ретіндегі семантикалық белгісі оның сөз тіркесі құрамындағы екінші бір сөзбен арадағы лексикалық қарым-қатынасы негізінде анықталады. Сөздердің сөйлем ішінде жүйелі түрде синтетикалық тәсілдермен байланысып, өзара лексикалық және грамматикалық қарым-қатынаста болу негізі де олардың тіркесімділігімен тікелей байланысты.

Жалпы, тіркесімділік сөздерге ғана тән емес, сөз құрамындағы морфемалар мен фонемалар да өзара үйлесімділігі негізінде тіркеседі. Тілдің белгілі бір деңгейіндегі тіл бірліктерінің тіркесімділігі сол деңгейдегі белгілі бір заңдылықтармен жүзеге асады. Мысалы: Сырт бітімі бұрынғысынан да жарасымды (Б.Н.) деген сөйлемдегі сөздердің, сөз құрамындағы морфемалар мен фонемалардың тіркесуі белгілі бір тілдік заңдылыққа бағытталады. Сондықтан тіркесімділік қасиеті тек жекелеген сөздерге ғана емес, сол сөзді құраушы морфемаларға, дыбыстарға да тән, яғни фонема мен фонема, морфема мен морфема, сөз бен сөз арасында болып, олардың әрқайсысы сол тілдік деңгейдің заңдылықтары бойынша жүйеленеді. Мәселен, фонемалар деңгейіндегі тіркесімділік фонемалық белгілердің үйлесу-үйлеспеуінен көрініп, үйлеспейтін белгілері бар фонемалар тіркескенде, олар комбинаторлық өзгеріске ұшырайды. Мысалы:басшы (башшы),сенбі (сембі),он күн (оңгүн) т.б.

Ғалым С.Исаев «тіркесімділік – сөздердің тек грамматикалық (синтаксистік) қызметі ғана емес, лексикамен, сөздердің ішкі мағына сыйымдылығымен, семасиологиямен тығыз байланысты. Сөздердің ішкі мағына сыйымдылығына қарай олардың тіркесімділігі артып я кеміп отырады. Тегінде, сөздердің ішкі мағыналық шеңбері, көлемі тіркес арқылы ашылып, содан көрінеді. Осы жағынан сөздердің тіркесімділігі лексика-грамматикалық категория тұрғысынан зерттелуі тиіс. Синтаксистік (грамматикалық) өрісі мен семантикалық сыйымдылығын салыстыра отырып, соған сәйкес қарағанда ғана сөздердің тіркесімділік сыры толық ашылмақ» [7, 140] деп, сөз тіркесімділігі мәселесінің тек грамматикалық тұрғыдан ғана емес, семантикалық, оның ішінде мағыналық үйлесімділігі тұрғысынан да зерттелуі қажеттігіне назар аударады.

Сөз тіркесімділігінің «сөздердің мағыналық сыйымдылығына сүйенуі», «сөздердің ішкі мағына сыйымдылығымен байланыстылығы», «сөздердің ішкі мағыналық шеңберін, көлемін ашуға» негіз болуы тіркесімділік ұғымының валенттілікпен тығыз байланысын көрсетеді.

«Сөздердің бір-бірімен тіркеске түсуінде, сөз тіркесімділігінің жүзеге асуында сөздердің лексикалық мағынасы жағынан да сәйкестігінің атқаратын қызметінің орасан зор» [7, 22] екендігін ескерсек, сөз тіркесімділігі тілдік категория ретінде сөздердің лексикалық мағынасы жағынан да байланысты болуына негізделеді. Сөз тіркесімділігі мен сөз семантикасы арасындағы қарым-қатынаста сөз семантикасы сөздің тілдік жүйедегі лексика-семантикалық бірлік ретіндегі мағынасы арқылы, тіркесімділік сөздердің синтагматикалық қатынасы негізінде анықталады. Бұл орайда сөз тіркесімділігін грамматикамен қатар лексикалық тұрғыдан да қарастыру қажеттілігі туындайды. Тіркесімділік мәселесін лексикалық жағынан қарастыруда сөздердің сөйлемдегі байланысының қалыпты жақтары негізге алынады, ал оның лексикалық бірлік ретіндегі ерекшелігі олардың мағынасына тәуелді болмайды.

Тіл теориясында лексикалық және синтаксистік тіркесімділік ұғымдарының арасындағы айырмашылықтар олардың құрамындағы тілдік бірліктердің грамматикалық байланысымен сипатталады. Сөздің лексика-грамматикалық категорияның бірлігі ретінде тіл жүйесінде белгілі бір байланысқа түсіп, соның негізінде сөйлесімде нақты орынға ие болуы синтаксистік тіркесімділік ретінде қарастырылса, осы бірліктің басқа тілдік бірліктермен байланысуы және ол байланыстағы талғампаздық қабілеті лексикалық тіркесімділік ретінде танылады. Осындай ерекшеліктеріне байланысты синтаксистік тіркесімділік сөздердің грамматикалық топтарына қатысты анықталса, лексикалық тіркесімділік сөздің жеке семантикалық қасиеттеріне, оның ішінде мағыналық үйлесімділікке негізделіп, сөздердің тар көлемдегі тіркесімінің заңдылықтарымен анықталады.

Сонымен, сөздер өзара мағыналық үйлесімділігі болған жағдайда ғана тіркесімділік сипатқа ие болады. Ал сөздердің арасындағы өзара мағыналық үйлесімділік негізінде пайда болған тіркесімділіктің валенттілікпен байланысы лексикалық және синтаксистік тіркесімділіктердің жалпы валенттілік құбылысымен арақатынасында анықталады.


Карта сайта

Последнее изменение этой страницы: 2018-09-09;



2010-05-02 19:40
referat 2018 год. Все права принадлежат их авторам! Главная